“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 23 августы, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович. 1нче микрорайонда Ленин урамы буйлап төн буена кызык өчен мотоциклларда чабышалар. Шулкадәр тавыш, хәтта пластик тәрәзәләрне ябып та котыла торган түгел. Кирәккә йөрсәләр бер хәл иде, алар бит узыш оештыралар. Бу юньсезлеккә берәр ничек чик куеп буламы?

Җавап:
Сез хәбәр иткән факт буенча тикшерү үткәрелде, ДПС экипажларына Ленин урамында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы мотоциклчыларны туктатырга бурыч куелды. Тизлек режимын чикләү өчен Ленин урамында урам аркылы махсус тигезсезлекләр ясалды.

Шәһәр һәм район территориясендә юллар һәм урамнарның аеруча хәвефле участокларында 1нче һәм 2нче сменада көн саен 3 ДПС экипажы патрульлек итә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен быел апрель аеннан башлап 136 мотоциклчы административ җавапка тартылды, шул исәптән 68 мотоцикл һәм мопед штрафстоянкага куелды.

ЮХИДИ җитәкчелеге әлеге участокны махсус контрольгә алырга карар бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International