Әлмәттә капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2014 елның 22 августы, җомга
10нчы урта мәктәпне ачуда Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, райбашкарма комитетының төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев катнашты.

Мәҗит Салихов сәламләү сүзендә ТР президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. 30 елдан артык элек төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы президентның шәхси инициативасы белән башланган иде. Әлмәт районында шундый 38 мәктәпнең 19ы инде ремонтланды. Район башлыгы шәһәрдә торак фондын һәм учреждениеләрне капиталь ремонтлауда, төзекләндерү эшләрендә “Татнефть”нең өлеше гаять зур булуын билгеләп үтте.

10нчы мәктәпне ремонтлауга 17 миллион сумнан артыграк акча бүленгән иде. Хәзер анда сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International