Әлмәттә капремонт программасы 2043 елга кадәр дәвам итәчәк

2014 елның 22 августы, җомга
Күп квартирлы йортларны ремонтлау буенча быелгы эшләр төгәлләнеп килә. 2014 елда 35 йорт яңартылды. Бу максатка федераль, республика һәм җирле бюджетлардан, шулай ук яшәүчеләрдән җыелган 267 миллион сум акча тотылды.

Р.Фәхретдин урамындагы 14нче йортта капиталь ремонт белән танышкач, район башлыгы Мәҗит Салихов күргәннәреннән канәгать калды. Ул капремонт программасы гамәлдә булган вакыт эчендә Әлмәт районында 2 миилиард сумнан артык акчага 379 йорт ремонтлануын әйтте. 45 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшырды. “Программа 2043 елга кадәр дәвам итә, - диде район башлыгы. – Ләкин без, мөмкинлек булуга карап, йортларны билгеләнгән сроктан алдарак та ремонтлаячакбыз”.

Бу йортта эшләгән “Альянс” компаниясе вәкилләре Мәҗит Салиховка һәм аның командасына йортны яңартуга бүленгән акча өчен рәхмәт әйттеләр, йортта яшәүчеләрне төзүчеләр тудырган матурлыкны, уңайлыкны сакларга өндәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International