Украинадан килгән 183 кеше Әлмәттә калды

2014 елның 22 августы, җомга
Сугыш хәрәкәтләре башланганнан бирле Әлмәткә Украинадан 271 кеше килде, хәзерге көнгә Әлмәттә шуларның 183е калды. 40 кеше – 27се олылар, 17се балалар – вакытлыча сыену урыны сорап мөрәҗәгать итте. Бүген Украина территориясен калдырып китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итү, урнаштыру, аларга ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләрне карап хәл итү буенча оператив штаб утырышында шул хакта сүз барды. 19 кеше вакытлыча яшәп тору өчен документлар тапшырган, 12се рөхсәт алган.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, 24 кеше эшкә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән. 5 кеше инде эшкә урнашкан. Тагын 7 кеше эш табуларын белдергән. Бу – әйбәт күрсәткеч, чөнки бөтен республикада 500дән артык килүченең әлегә 17се генә эшкә урнаштырылган.

Мәгариф идарәсенә 22 кеше мөрәҗәгать иткән. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, мәктәп яшендәге балалар һәммәсе дә мәктәпләргә урнаштырылырга иеш, шуңа күрә аларны 25 августтан да калмыйча мәктәпләргә таратырга кирәк.

Качаклар иң кирәкле әйберләрен генә алып, җәйге киемнән генә килгәнгә күрә аларга хәйрия ярдәме күрсәтү дә актуаль булып кала. Өс һәм аяк киемнәрен социаль ярдәм идарәсенә китерергә була, анда хәзер этикеткасы булган яңа әйберләр генә кабул ителә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков әйтүенчә, барлык хезмәтләр тиешле тәртиптә җай белән эшли. Әмма тынычланып калырга ярамый, якын арада качакларның яңа дулкыны көтелә.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International