“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 22 августы, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Мин Төхфәтуллина Фәйзия Рәшит кызы, 1927 елда туган, Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Минем торак алырга хокукым бармы? Моның өчен нәрсә эшләргә? Үземнең йортым юк, кызым янында бәләкәй генә өйдә торам. Без анда 7 кеше.

Җавап: Сез Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны булсагыз һәм бу хакта таныклыгыгыз булса (ст.21), “Ветераннар турында” федераль закон нигезендә торак алырга хокукыгыз бар.

Сезне торакка мохтаҗ дип табу мөмкинлеге турында гаризагызны карау өчен түбәндәге адреска торак бүлегенә китерергә кирәк: Ленин урамы, 41А йорт, телефон 45-50-58.

Кабул итү сәгатьләре: чәршәмбе 13.15тән 17.15кә кадәр, җомга көннәрне 8.00дән 12.00гә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International