Мәҗит Салихов эшкуарларны активрак булырга өндәде

2014 елның 22 августы, җомга
Мәҗит Салихов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов һәм Әлмәт районында эшкуарлыкны үстерү департаменты җитәкчесе Александр Глазков катнашты. Очрашуда төп темаларның берсе эшкуарлыкка дәүләт булышлыгы булды.

Инвестицион климатны яхшыртуда, вак һәм урта бизнес өчен генә түгел, эре җитештерүчеләр өчен дә активлыкны арттыруда “Татнефть-Актив” ҖЧҖнең сәнәгать мәйданчыгыннан (220 480 кв.м. җир участогы, 28 330 кв.м. биналар һәм корылмалар) файдалануның әһәмияте күрсәтелде. Бүгенге көндә аңа тиешле статус бирү өстендә эш бара. Әлегә мәйданнарның 30%ы гына файдаланыла.

Эшкуарларга ТР Экспортка булышлык үзәге, СМСП финанс ярдәме фонды, ТР гарантия фонды да ярдәм күрсәтә.

Әлмәт районында 6 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнүен әйтеп, Мәҗит Салихов эшкуарларны активрак эш итәргә өндәде. Бу өлкәдә барлыгы 14 меңнән артыграк кеше эшли, районда 201 мең кеше яшәвен исәпкә алганда, бу бик аз. Шул ук вакытта район башлыгы продукцияне алып-сатучыларга түгел, җитештерүчеләргә активрак булышырга кирәклеген әйтте.

Алга таба очрашу сорау-җавап формасында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International