Россия флагы көнен Әлмәттә автоузыш белән билгеләп үттеләр

2014 елның 22 августы, җомга
“Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” хәрәкәте вәкилләре чараны Ленин мәйданында әлмәтлеләргә флаг төсендәге ленталар тарату белән башлады.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе Әлмәт бүлекчәсенең сәяси совет әгъзасы Рияз Комаров мәйданга җыелучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аннан соң 8 машина Россия, Татарстан, Әлмәт һәм партия флаглары белән үзәк урамнар буйлап узды.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International