“Мәктәпкә җыенырга булыш!”

2014 елның 22 августы, җомга
1 сентябрь – беренче кыңгырау бәйрәме. Бу мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәсе сабыйларның дулкынланып көтеп алган көне.

Белем көне алдыннан “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында “Юность” үсмерләр клубында Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләренең балаларына уку-язу әсбаплары тапшыру булды.

Бәләкәчләрне идарә җитәкчесенең урынбасары Оксана Хәлимова тәбрикләде. Яхшы теләкләр теләп, ул балаларга мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырды.

Аннары җыелган кешеләр өчен күңел ачу программасы булды. Педагоглар табышмаклар әйттеләр, беренчеләрнең әти-әниләре өчен конкурслар үткәрделәр, ә үсмерләр клубына йөрүчеләр, 37нче “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр биеделәр, җырладылар. Балалар өчен бәйрәм ифрат кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International