Сайлауга әзерлек чорында кешеләр белән очрашулар үтә

2014 елның 22 августы, җомга
“Бердәм Россия” партиясе сайлау кампаниясе чорында бөтен республикада халык җыеннары үткәрү буенча киң программа гамәлгә ашыра. Халык җыеннарының төп максаты – кешеләрнең сорауларын тыңлау, проблемаларын белү, шулай ук җирле территорияләрне һәм тулаем республиканы үстерү буенча тәкъдимнәр алу. Тәкъдимнәр партиянең 5 еллык программасына кертеләчәк.

Халык җыеннары Әлмәт районының 24 авылында үтте инде. Бүген Тайсуган, Яңа Кәшер һәм Васильевка авылларында җыеннар була.

Сайлауга әзерлек чорында шәһәрдә дә территориаль җәмәгать советларында яшәүчеләр белән очрашулар бара. 13 советта очрашулар үтте инде. Калганнарында очрашулар 25 августтан 11 сентябрьгә кадәр булачак. Район башлыгы Мәҗит Салихов Югары Мактама һәм Түбән Мактама авыл җирлекләрендә очрашуларда катнашты. Ул 2 сентябрьдә 4нче урта мәктәптә, 4 сентябрьдә 3нче урта мәктәптә, 10 сентябрьдә 2нче урта мәктәптә очрашуларда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International