Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда республика фәнни-гамәли семинары булды

2014 елның 22 августы, җомга
19 августта Әлмәт крайны өйрәнү музеенда “Музей төбәк тормышында” циклыннан “Музейда мәдәни-мәгариф эшчәнлеге” дигән темага фәнни-гамәли семинар булды. Анда ТР Милли музееның һәм Татарстандагы башка музейларның хезмәткәрләре катнашты. Чараның максаты – Әлмәт музееның эш тәҗрибәсен өйрәнү, Әлмәт районы музейларында эшнең инновацион формалары белән танышу, музейлар эшен үстерүдә актуаль проблемалар турында фикер алышу иде.

Семинарда катнашучыларга чаралардан өзекләрне “попурри” формасында күрсәттеләр. Ул интерактив формада барды, кунаклар үзләре дә тәкъдим ителгән чараларда актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International