Импульс сәламәтлекне озайтырга ярдәм итә

2014 елның 22 августы, җомга
Пенсионерларның “Импульс” физкультура-савыктыру клубы кичә кич шәһәрнең бер ишек алдында, ТОСМС-1нең “Ракета” хоккей кортында күргәзмә дәрес үткәрде. Клуб 2012 елда район, “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге, профсоюз һәм ветераннар оешмалары лидерлары булышлыгы белән оешкан иде. Сәламәтлек саклау, физик культура, спорт һәм туризм идарәләренең, шәһәр ветераннар советының да ярдәме зур булды.

Бүген “Импульс” физкультура-савыктыру клубында 200дән артык пенсионер шөгыльләнә. Аларның һәр атнада 4 тапкыр йөзү бассейннарында шөгыльләнергә, ДЮСШның спорт манежында футбол, өстәл теннисы уйнарга мөмкинлекләре бар.

Бу кешеләр Физкультурачы көне үткәрүдә, массакүләм кроссларда, Татарстан чаңгычысы көнендә актив катнашалар. Хәзер исә аларны “Сәламәтлек сукмаклары”нда күрергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International