Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 22 августы, җомга
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифуллин Сәмигулла Гарифулла улына 88 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул хөрмәтле ветеранга сугышта күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, озын гомер теләде. Ветеранны котларга туганнары, эшләгән предприятиесе вәкилләре килгән иде.

Минзәлә районында туып үскән Сәмигулла 3 класс укыганнан соң колхозда эшли башлый. 1943 елда армиягә алына. Чик сагында тора, Япониягә каршы сугышта катнаша. 1950 елда туган авылына әйләнеп кайта. 1955 елда Сәмигулла Гарифуллин гаиләсе белән Әлмәткә күчеп килә. Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә шофер булып эшли, шуннан пенсиягә чыга.

Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Хәзер үзе генә яши. Аның турында балалары һәм оныклары кайгыртып тора.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International