Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2014 елның 22 августы, җомга
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне белән котлыйбыз!

Росия триколоры – ул илнең рәсми символы гына түгел, ул илебезнең күп гасырлык данлы тарихының кисәкчеге, үткәнне бүгенге белән бәйләп торучы җеп. Шуңа күрә Дәүләт флагы көне – ул милләтләре, диннәре, мәдәни традицияләре төрле булган кешеләр яши торган зур дәүләтебезнең һәр кешесе өчен бәйрәм.

Бүген дәүләт флагы Россиянең мөһим социаль һәм экономик бурычларны хәл итүдәге уңышларын гәүдәләндерә, аның халыкара мәйданда, фәндә, мәдәнияттә, спортта ирешкән казанышларын белдерә, кешегә үзенең ватаны белән горурланырга, аның патриоты булырга мөмкинлек бирә торган бөтен нәрсәне күз алдына китерә.

Илнең бәрәкәтен аның бөтен төбәкләре, барлык гражданнар тудыра.

Әлмәт районы кешеләре дә лаеклы хезмәтләре, актив гражданлык позицияләре белән дәүләтебезнең үсешенә саллы өлеш кертәләр, республиканың экономикасын ныгыталар.

Бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, ышаныч һәм оптимизм, бәхет һәм гаилә иминлеге, иҗади хезмәттә уңышлар телибез! Россия файдасына барлык башлангычларыгызда уңышлар булсын!


Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов


Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International