Татарстанда мәктәп укучылары арасында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
1 сентябрьдән Татарстанда мәктәп укучылары арасында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала.Чараның максаты – республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту.

Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез урыннарда хасил булган чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак.

Чүплек фотоларын сурәткә иң күп төшереп җибәргән балалар уку елы ахырында кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. «Мәктәп эко-патруле» кушымтасы IOS һәм Android идарә системалы кесә телефоннары өчен эшләнгән, дип белдерә “Туган як” басмасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International