Әлмәттә участок сайлау комиссияләре әгъзаларын зоналап укыту булды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова һәм Үзәк сайлау комиссиясенең секретаре Надежда Борисова участок сайлау комиисияләре әгъзалары өчен укыту үткәрделәр.

ӘМР башлыгы урынбасары, ӘМР советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова үзәк һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сәламләде һәм уңышлы эшләүләрен теләде.

Лекторлар сайлаучылар исемлекләрен аныклау, срогыннан алда тавыш бирүне үткәрү буенча участок сайлау комиссиясенең эшен оештыру, тавыш бирү алды көнне һәм тавыш бирү көнендә УСКнең эшен оештыру мәсьәләләренә, шулай ук күзәтчеләр, киңәш бирү хокукы булган комиссия әгъзалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә аеруча игътибар юнәлдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International