Кешеләр күңелендә теләктәшлек атмосферасы тудыру мөһим

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә билгеләнгән квота һәм резервланган эш урыннары исәбенә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте. Сөйләшүдә башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин, Мәшгульлек үзәге вәкилләре, эш бирүчеләр, шәһәр һәм район матбугаты журналистлары катнашты.

2014 елда 21 предприятиегә 69 инвалидны эшкә алырга квота җиткерелгән. Бүгенге көнгә 31 инвалид эшкә урнашкан, 6 эш урыны алар өчен резервланган. Мәшгульлек үзәгендә исәптә 113 эшсез инвалид тора, шуларның 46сы хатын-кыз. Квотаның үтәлеше һәм резервланган эш урыннары турында мәшгульлек үзәгенең директоры Минсәгыйт Насретдинов доклад ясады.

Марат Гыйрфанов инвалидларны эшле итү мәсьәләләре алар белән янәшә яшәүчеләрнең һәммәсендә тиз арада аңлау табар дигән ышаныч белдерде. Инвалидлар проблемасы бүген ябыла торган нәрсә түгел, шуңа күрә аларны эшкә урнаштыруның нәтиҗәле механизмнарын булдыру зарур. Моның өчен кешеләр күңелендә дә теләктәшлек атмосферасы тудыру бик мөһим, дип ассызыклады райбашкарма җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International