“Алнас” нефть чыгару өчен яңа техниканы серияләп җитештерә башлый

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы берьюлы өч җиһаз – тыгыз бандажлы диафрагма белән гидросаклагыч һәм ике модификациядә диспергаторны серияләп җитештерә башлады. Алар нефть предприятиеләре таләпләренә туры китереп махсус эшләнде.

“Октябрь ахырына кадәр без “ЛУКОЙЛ-Көнбатыш Себер” компаниясе өчен шундый 48 гидросаклагыч ясап озатачакбыз, - ди заводның башкаручы директоры Сергей Саченко. – Бу заказ безнең өчен бигрәк тә мөһим, чөнки былтыр “Алнас” бу компаниягә продукция җибәрмәгән иде. Безнең эшләнмәләр “ЛУКОЙЛ-Көнбатыш Себер” компаниясе скважиналарнда үзләренең сыйфатлы булуын раслар, һәм без анда продукцияне күбрәк җибәрә алачакбыз, дип ышанам”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International