Әлмәтлеләр Кама аръягы чуашларының V ачык фестивалендә катнаштылар

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
14 августта Лениногорск районының Яңа Сережкино авылында Кама аръягы чуашларының V ачык фестивале “Выля, хуткупас!” (“Уйна, гармун!”) булды.

Фестиваль югары оешканлык белән үтте, анда Татарстанның якын-тирә районнарыннан фольклор ансамбльләре һәм Чабаксардан халык җыр һәм бию ансамбле катнашты. Әлмәт районыннан Яңа Суркино авыл мәдәният йортыннан “Палан” фольклор ансамбле һәм гармунчы Павел Паршин барган иде, алар актив катнашкан өчен дипломнарга лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International