Әлмәт шәһәрендә роботлар техникасын үзләштерү компетенцияләр үзәге булдырылачак

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Әлмәт һөнәри көллияте, иң беренчеләрдән булып, роботлар техникасын үзләштерү компетенцияләр үзәге итеп билгеләнде. Хәзерге вакытта Россия һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан югары сыйфатлы икътисади өлкәләрнең үсешенә зур игътибар бирелә. Шундый юнәлешләрнең берсе – робототехника. Әлмәт һөнәри көллияте базасында төзеләчәк роботлар техникасын үзләштерү компетенцияләр үзәге студентларны инновацион, фәнни –техник иҗатка тарту һәм яңа технология, механика, программалау өлкәләрендә белем, күнекмәләр, компетенцияләр булдыруга этәргеч булачак.

Әлмәт һөнәри көллияте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International