“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Күп функцияле үзәк (КФҮ) ачылу уңаеннан кайбер уңайсызлыклар туды. Райбашкармада кабул итү графигы уңайлы, ул шәһәр үзәгендә урнашкан, ә КФҮгә шәһәр читенә барырга туры килә. Кабул итүне кире райбашкармага кайтаруны үтенәбез.

Җавап: Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр федераль закон нигезендә Россия федерациясенең бөтен территориясендә тест режимында ачыла. Җирле үзидарә органнарында хезмәткәрләр тарафыннан төп эш урыннарында документлар кабул итү-бирү шулай ук документлар кабул итү графигы нигезендә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International