Әлмәттә “Игътибар балалар” дигән акция үтте

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында “Игътибар балалар” диеп аталган акциягә кушылып 2014 елның 20 августында Әлмәт шәхәре мәгариф идәрәсе һәм Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге Фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе дәүләт казна оешмасы Әлмәт филиалы, 46 нчы балалар бакчасының 10 төркем балалары һәм тәрбиячеләре, әти-әниләре, әби- бабайлары белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, юл кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү буенча рейд үткәрелде. Бу чараны үткәрү өчен шәхәрнең иң катлаулы юл участогы алынган иде, бу Герцен урамының автовакзал тукталышы булды. Кызганычка каршы юл хәрәкәтен бозучылар бу участокта бик күп булды. Әти-әниләр балалары белән, әби-бабайлар оныклары белән юл хәрәкәтләрен бозучы җәяүлеләр булып чыктылар. Балалар аларны кисәтеп, үзләренең һәм балаларның тормышларын куркыныч астына куюларын аңлатып,юлны кирәкле җирдә генә чыгарга икәнен кисәтеп, аларга юл йөрү кагыдәләре турында брошюралар бүләк иттеләр. Балаларга бу чарадан соң бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International