Район башлыгы “Могҗизалар кыры”нда булды

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Кичә район башлыгы Мәҗит Салихов “Могҗизалар кыры” микрорайонында төзелүче балалар бакчасындагы эшләр белән танышты.

Бакча 140 урынга исәпләнгән. Аны 2015 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.

– Һава торышы әйбәт торганда нигезне, коробканы яхшылап әзерләп калырга кирәк, – диде Мәҗит Салихов. – Аннан отделка эшләренә дә керешергә мөмкин булачак.

Сүз уңаенда, быел республика программасы буенча “Көнбатыш капка” һәм “Яшьлек” микрорайоннарында ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Бүген 3 яшьтән өстән булган сабыйларның һәммәсе бакчадан урын белән тәэмин ителгән. Ә менә 1,5-3 яшькә кадәр ике меңнән артык сабый чират көтә. Мәҗит Салихов әйтүенчә, “Көнбатыш капка” микрорайонында тагын бер балалар бакчасы төзелешенә проект-смета документлары әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International