Әлмәттә антинаркотик комиссия утырышы булды

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Башкарма комитетның зур залында 19 августта антинаркотик комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда елның үткән җиде аенда райондагы нарковазгыять каралды.

Комиссиянең рәисе район башлыгы Мәҗит Салихов хәлне даими махсус контрольдә тотарга кирәклеген әйтте.

Районда 7 айда булган нарковазгыять һәм төнге күңел ачу учреждениеләренә рейдлар ясауның барышы белән УФКСНның Әлмәт районара бүлеге башлыгы, антинаркотик комиссия рәисенең урынбасары Вадим Петров таныштырды. Ул шулай ук “Мәк-2014” операциясе буенча башкарылган эшләр турында да хәбәр итте.

Әлмәт наркодиспансерының баш врачы Сирень Халиков 14тән 17гә кадәр һәм 50дән 55кә кадәр яшьтәгеләр арасында наркомания белән авыручылар булмавын белдерде. 18дән 24 яшькә кадәргеләр арасында авырулар саны 43%ка, 25тән 29 яшькә кадәргеләр арасында 20%ка кимегән. Ә 30дан 49 яшькә кадәрге төркемдә наркоманнар 5%ка аркан. Үткән 7 айда наркотиклар белән агуланып үлү очраклары юк.

Утырышка йомгак ясап, Мәҗит Салихов район территориясендә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшне дәвам итү, төнге күңел ачу ханәләрендә наркотиклар куллану профилактикасына контрольне көчәйтү зарурлыгына басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International