Республика һәм җирле матбугат органнары өчен шәһәр объектлары буйлап пресс-тур үткәрелде

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховның 2014 елның беренче яртысында районның социаль-экономик үсеш йомгакларына багышланган матбугат конференциясе кысаларында шәһәр объектлары буйлап пресс-тур да ясалды. Экскурсияне Әлмәтнең баш архитекторы, ӘМРнең рәсми порталындагы иҗади арт-галерея авторы Алмас Идрисов үткәрде. Ул шәһәрнең аеруча игътибарга лаек күренешләрен тәкъдим итте, нефтьчеләр башкаласының шәһәр төзелеше үзенчәлекләре турында сөйләде. Каләм ияләре драма театрының фасадын ремонтлау белән таныштылар, Ленин, Риза Фәхретдин, Совет, Чехов, Гагарин, Җәлил урамнарындагы яңалыкларны тамаша кылдылар. “Яшьлек”, “Көнбатыш капка”, “Дуслык”, “Алсу” яңа микрорайоннарында булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International