“Бу республика җитәкчелеге, нефтьчеләр, завод һәм башка сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Төзек, чиста, инфраструктурасы нык үсеш алган Әлмәтне күреп күңел сөенә. Нефтьчеләр башкаласында эшләве дә, яшәве дә бик уңай, “- дип билгеләп үтте район башлыгы.
Республикада 30 дан артык төрле юнәлештәге программа эшли, Әлмәт шуларның 23 ендә актив катнаша. Социаль, икътисади өлкәләрдә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга агымдагы елда федераль, республика, район бюджетыннан 4 млрд сумнан артык средство бирелгән.
Районда һәм шәһәрдә булдырылган уңай шартлар демографик ситуациядә ачык чагыла. Соңгы берничә елда халык санының табигый артымы 2 мең кешедән артык. Торак төзелеше буенча Әлмәт, Казан һәм Түбән Камадан кала өченче урында. Ел саен 155 мең кв. метрдан артык торак тапшырыла.
Балалар саны арту мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү ихтыяҗын тудыра. Үз вакытында “Бәләкәч” дип аталучы Президент программасында актив катнашу, районда һәм шәһәрдә яңа балалар бакчалары төзергә, элеккегеләрен ремонтлап, киредән куллануга тапшырырга мөмкинлек бирде. 2014 елда “Яшьлек” һәм “Көнбатыш капка” микрорайоннарында 260 һәм 270 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелде. ТР Президенты кушуы буенча, халык бик тыгыз яши торган “Могҗизалар кыры” микрорайонында 140 урынга исәпләнгән тагын бер бакча кызу темплар белән сафка бастырыла. Ел саен мәктәпләр ремонтлана, яңалары төзелә.
Юлларны төзекләндерү буенча быел искиткеч күләмле эшләр башкарылган.Төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан район юлларын ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 1 млрд 300 млн сум акча бүленгән.
Авылда яшәүчеләрнең тормыш шартлары да елдан – ел яхшыра, яңа мәдәният йортлары, ФАПлар, участок инспекторлары өчен йортлар төзелә. Авыл хуҗалыгының үсеше өчен дә күп төрле ярдәм күрсәтелә. Авылда яшәү, эшләү уңайлы, файдалы була бара.
Район һәм шәһәр тормышы белән кыскача таныштырганнан соң журналистлар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.