Республика журналистларына Әлмәт турында җыр тәкъдим иттеләр

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Бүген республика һәм җирле матбугат органнары вәкилләре ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховның матбугат конференциясе кысаларында Әлмәткә багышланган яңа җырны “Әлмәт егетләре” төркеме башкаруында беренче булып ишеттеләр.

“Әлмәтлеләр – бәхетлеләр” дигән бу җыр ӘМР советы һәм башкарма комитеты заказы белән сентябрь башында булачак шәһәр көненә язылган. Авторлары – танылган журналист Гөлгенә Кәримова һәм татар эстрадасындагы күп кенә популяр хитлар авторы, Әлмәттә туып үскән композитор Владимир Федотов.

Журналистлар җырның үзенә һәм ӘМР башлыгының матбугат үзәге тарафыннан әзерләнгән клипка уңай бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International