Россия мәгариф министры гомумроссия ата-аналар җыелышы үткәрәчәк

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Яңа уку елы алдыннан, 28 августта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов гомумроссия ата-аналар җыелышы үткәрәчәк. Чара төбәкләрдән туры ялгаулар белән видеоконференция режимында үтәчәк.

Дмитрий Ливанов илдәге мәгариф системасында соңгы елларда бара торган үзгәрешләр турында сөйләячәк. Ата-аналар министрга үзләренең сораулары белән турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International