Хәрәкәттә - бәрәкәт

2014 елның 19 августы, сишәмбе
“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда төрле юнәлешләрдә, шул исәптән ортопедиядә дә квалификацияле медицина хезмәте күрсәтәләр. Узган атнада өч пациентның тез буыннарына бик катлаулы операция ясалды. Мастер-класс үткәрүчеләр – Самара медицина университетының ортопедия һәм экстремаль хирургия кафедрасы ассистенты Дмитрий Кудашев һәм медсанчастьнең травмотология бүлеге мөдире Илдар Исмәгыйлов. Травмотология бүлеге бу юнәлештә Самара медуниверситеты белән хезмәттәшлек алып бара.

Ясалган операцияләр бик катлаулы иде: деформацияләнгән тез буынын ясалма орган (эндопротез) белән алыштырдылар. “Шулай итмәгәндә авыру бер бүлмәдән икенчесенә дә көч-хәл белән генә керә ала иде, бу бит инде йөрү түгел, - ди Илдар Исмәгыйлов. – Ә эндопротез чын тез буыны кебек эшли, хәрәкәтне чикләми, тормышның сыйфатын киметми”.

Икенче тәүлектә авыру караватында торып утыра, 3-4 көннән медперсонал ярдәмендә култык таяклары белән баса, 14нче көнне үз аягы белән кайтып китә.

Доктор Дмитрий Кудашев Медсанчастька инде берничә тапкыр килә, учреждение җитәкчеләренең эшенә, бүлекнең җиһазланышына, персонал эшенә, Әлмәттәге коллегаларының профессионализмына бик югары бәя бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International