Чираттагы “Ял көне мәйданчыгы”нда

2014 елның 19 августы, сишәмбе
16 августта шарлавыклы буаларның югаргысында чираттагы “Ял көне мәйданчыгы” булды. Бу юлы анда ветераннар советы коллективлары “Әлмәт” милли-мәдәни үзәге белән бергә чыгыш ясады.

“Ветеран” рус халык хоры, “Ивушка” рус ансамбле һәм “Миләшкәем” татар ансамбле башкаруында рус һәм татар җырлары яңгырады. Тамашачылар аларның һәммәсен дә бик җылы кабул итте.

Концерт программасын шуай ук “Әлмәт” милли-мәдәни үзәге хезмәткәре Айнур Сәйфиев чыгышы бизәде. Ул хәзерге композиторларның әсәрләрен генә түгел, үзе язган җырларны да башкарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International