“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн! 7 август көнне сәгать 9 тирәсендә Ленин урамындагы 135нче йортта салкын су килми башлады. Моның сәбәпләре турында 12нче ЖЭУдан да, Водоканал диспетчерыннан да, шәһәрнең “000” хезмәтеннән дә төпле җавап алып булмады. 21.00 сәгатьтә “000” хезмәте, Водоканал мәгълүматына таянып, 14.00 сәгатьтә су җибәрелүен, хәзер йорттагы система тутырылуын хәбәр итте. Ә “Система” икенче көнне иртән 7.00 сәгатькә дә тулмаган иде әле

Җавап: “Водоканал” ААҖдән хәбәр итүләренә караганда, ул көнне 160мм.лы магистраль су торбасында авария булган. Торбаның авария булган урынын алыштыру өчен 8 августта 9дан 14 сәгатькә кадәр һәм 9 августта 9дан 12.20 сәгатькә кадәр бу районга су бирү туктатылып торган. Шунысын да хәбәр итәләр: су килү тукталып торган вакытта суны “Әлмәт-Водоканал” ААҖнең махсус автотранспорты белән китергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International