Рөстәм Миңнеханов: Көнкүреш коррупциясенә каршы көрәштә “Халык контроле” системасыннан активрак файдаланырга кирәк

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Көнкүреш коррупциясенә каршы көрәштә “Халык контроле” системасыннан активрак файдаланырга кирәк. Бүген ТР башлыгы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышында шундый күрсәтмә бирде.

Президент, шулай ук, социаль челтәрләргә дә күбрәк игътибар бирергә киңәш итте. “Бу мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, миңа социаль челтәрләр аша бик күп мөрәҗәгатьләр килеп ирешә, мин аларның күбесе буенча шундук йөкләмәләр бирәм”, - диде ул.

Бүген узган утырышта көнкүреш өлкәсендәге коррупция турында сөйләшү булды. Мондый төр җинаятьләргә, кагыйдә буларак, балалар бакчаларында акча сорау, югары уку йортларына керү белән бәйле вәзгыятьләр, ялган медицина белешмәләре ясау, законсыз социаль түләүләр, әйтик, эшсезлек буенча субсидияләр алуны оештыру, хәрби хезмәттән законсыз азат итү һәм башкалар керә.

ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев сүзләренә караганда, Татарстанда быел 476 коррупцион җинаять ачыкланган, аларның саллы өлеше – 164е – күчемсез милек белән идарә итүгә карый, 48е мәгариф өлкәсенә кагыла һәм башкалар. “Көнкүреш коррупциясендә күзәтелгән акчалата суммалар әллә ни зур булмаса да, алар гражданнарны “зәгыйфьләндерә” һәм түрәне дә боза”, - дип билгеләп узды ул.

ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов хәбәр иткәнчә, ришвәтнең уртача күләме 2013 елда 19 мең сум булса, быел ул 102 мең сум тәшкил иткән. Аның әйтүенчә, быел Татарстанда 156 ришвәтчелек факты ачыкланган.

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әйтүенчә, тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, медицина оешмаларында законсыз акча җыюларга карата шикаятьләр саны 2012 нче елда 452 булса, былтыр ул 374 кә калган. Министр тармакта, коррупцияне киметү максатыннан, медицина хезмәткәрләренең этика кодексын кабул итү ниятләнгәнен хәбәр итте. Аны үтәргә вәгъдә биреп, эшкә кабул ителгәндә, һәр хезмәткәр кул куячак. Бушлай хезмәтләр алу мәсьәләсендә пациентларны хәбәрдар итү буенча эш оештырыла.

Мәгариф өлкәсендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә иганә ярдәме һәркемнең үз иркендә һәм үтә күренмәле булырга тиеш, дип саный мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акча җыюларга каршы инициатив төркем җитәкчесе Екатерина Матвеева. Интернетта иганә ярдәме турында мәгълүмат урнаштырылып барса, яхшы булыр иде, дип саный ул.

Рөстәм Миңнеханов утырышка йомгак ясап, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкәдә эшләүчеләрнең төп өлеше – намуслы кешеләр, диде. Бүгенге утырыштан, һәммәбез дә коррупционер икән, дигән фикер белән китәргә тиеш түгелбез, бар кешенең дә эшенә күләгә төшерү дөрес түгел, дип ассызыклады ул.

Президент сүзләренә караганда, көнкүрештә коррупция кимүенә “Халык контроле” системасының инде бүген үк җитди йогынтысы сизелә. Системада 23 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 14 меңе буенча проблема хәл ителгән, тагын 4 мең мөрәҗәгать буенча эш планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук коррупциягә каршы көрәштә иҗтимагый оешмаларның ролен дә ныгытырга кирәк, дип саный. “Җәмәгатьчелек вәкилләре - коррупцион күренешләргә каршы көрәштә хакимиятнең ярдәмчеләре”, - диде ул.

Президент коррупцияне киметү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелегенә комачаулый торган сәбәпләрне эзләргә кирәк, дигән фикердә. Ул инициатив төркем тарафыннан яңгыраган барлык тәкъдимнәрне җентекләп өйрәнергә киңәш итте. “Барлык җыюлар да криминаль характерда дип уйламыйм”, - диде ул, әмма шулай да, уку йорты ихтяҗларына юнәлдерелмәгән акча булуын да инкарь итмәде. Болар коррупция ихтималлыгын тудыра, дип билгеләп узды Р.Миңнеханов.

“Көнкүреш коррупциясе проблемасын бер көндә генә хәл итеп булмаячак, бу юнәлештә эзлекле, салмак эш дәвам иттереләчәк”, - дип тәмамлады республика башлыгы чыгышын. Рөстәм Миңнеханов 10 көн дәвамында коррупциягә каршы советның чираттагы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр беркетмәсе әзер булачагын хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International