Микроспория – хәтәр авыру

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Әлмәт тире-венерология диспансерына микроспория яки кырчын тимрәү авыруы белән мөрәҗәгатъ итүчеләр бар. Медиклар бу чирнең хәтәр икәнлеген исегезгә төшерә: ул хроник форма алырга, бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Кырчын тимрәү йоккан кешенең тиресендә уртасы аксыл-сары төстәге таплар барлыкка килә, башына авыру йокканда чәчләре киселеп коела. Дәвалау озакка сузыла, аны врач-дерматолог билгели.

Микроспорияне йорт хайваннарыннан – бигрәк тә мәчеләрдән йоктырырга мөмкин. Гаиләдә бер кеше авырый башлый икән, гаиләдәгеләрнең һәммәсенә дә тикшерү үтәргә кирәк. Һәм профилактика турында онытмагыз! Балаларыгызга иясез эт-песиләр белән уйнарга юл куймагыз, йорт хайваннарыгызны да гел тикшереп-күзәтеп торыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International