“Мин – тылсымчы”

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Шушы көннәрдә Әлмәт социаль яклау идарәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен үткәрелә торган “Мин – тылсымчы” гамәли сәнгать конкурсына йомгак ясалды. Аны “Постройка+” журналы редакциясе инде дүртенче ел рәттән үткәрә.

Жюри хөкеменә 40 катнашучының илледән артык эше куелды. Сәйләннән тезеп ясалган чәчәкләр, йомшак уенчыклар, картиналар, кухня кирәк-яраклары, хәтта бизәнү әйберләре дә – чынлыкта мөмкинлекләре чикләнгән балалар мөмкинлекләре чикләнмәгән икәнен исбатлыйлар. Катнашучыларның иң кечкенәсе - 1 яшь тә 8 айлык кызчык, иң олысына 14 яшь. Үз эшләрендә балалар тормышта күргәннәрен тасвирлап кына калмыйлар, фантазиягә ирек бирәләр.

Сәйләннән искиткеч матур чәчәкләр ясаган Хаитова Магдалинага 1нче урын һәм плазмалы телевизор бирелде. Икенче урында – планшетлы компьютерга ия булган Мартынов Артур (былтыр ул беренче булган иде). 5 яшьлек Шаһидуллин Айнур 3нче урында, аңа бик зур йомшак уенчык бирелде.

Бу чара хәйрия характерында, кергән акчаларның бер өлешен журналның редакторы берничә чикләнгән мөмкинлекле балалары булган гаиләләргә тапшырды, калганы аутизм белән авыручы балалар өчен изге Петр һәм Павел храмы каршындагы мәктәпкә бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International