Ветераннарның түгәрәк яше

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Федорович Терехинга 16 августта 90 яшь тулды. Бүген ветеранны юбилее белән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, социаль яклау идарәсе, “Алнас” заводы вәкилләре һ.б. тәбрикләде.

Марат Гыйрфанов ветеранны район башлыгы һәм үз исеменнән туган көне белән котлады, сәламәтлек, хәерле гомер теләп, бүләкләр тапшырды.

Александр Терехин Ульяновск өлкәсендә туган, хезмәт юлын спирт заводында урман кисүче булып башлаган. 1942 елда үзе теләп сугышка киткән. Танк экипажында пулеметчы булып хезмәт иткән, Сталинград һәм Курск дугасы сугышларында катнашкан. Яраланып госпитальдә яткан. 1944 елда сәламәтлеге аркасында хәрби хезмәттән азат ителгән.

1946 елда культура-агарту училищесын тәмамлаган, аннары электромеханика техникумында укып чыккан. Клуб мөдире, авыл советы рәисе, колхоз рәисе урынбасары булып эшләгән.

Терехиннар гаиләсе Әлмәткә 1988 елда күчеп килә. Ветеран “Алнас” заводында эшли, шуннан пенсиягә чыга.

Шул ук көнне Марат Гыйрфанов тагын бер юбилярны – Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады. Агафонов Анисим Фомич сугышка 1942 елның ноябрендә 18 яшендә алына. Латвиядә, Эстониядә артиллерия һәм миномет частьларенда сугыша. 1947 елда демобилизацияләнә.

Башта үз колхозларында эшли, аннары Акташ кирпеч заводына шофер булып эшкә керә. Алга таба пенсиягә чыкканчы Зәй районының Бусиряк авылында эшли. Гаиләсе белән Әлмәткә 1990 елда күчеп килә.

Марат Гыйрфанов тугыз дистәләрен тутырган ветераннарга туган көннәре уңаеннан иң яхшы теләкләр теләде, илебезнең азатлыгы өчен сугышта күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International