Әлмәттә 2014 елның беренче яртысы йомгаклары уңаеннан район башлыгының матбугат конференциясе була

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Иртәгә, 19 августта, 2014 елның беренче яртысы йомгаклары уңаеннан район башлыгы Мәҗит Салиховның җирле һәм республика матбугаты вәкилләре белән матбугат конференциясе була.

Елның беренче яртысы Әлмәт өчен бик нәтиҗәле булды. Социаль әһәмиятле берничә объект ачылды, яңалары төзелә. Әлмәтлеләр мәгариф, экономика, авыл хуҗалыгы өлкәсендә сизелерлек уңышларга ирештеләр. Иртәгәге чара барышында шул хакта һәм башка күп мәсьәләләр кузгатылачак дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International