Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Әминов урамындагы “Оазис” сәламәтлек комбинатына маршрут ачу турында гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләрен искә алып, 2014 елның 16 августыннан 4”А” автобус маршруты (сынау тәртибендә) эшли башлады. Хәрәкәт интервалы 35 минут.

№4 “А” маршрутында автобус хәрәкәте схемасы: Техснаб – Грузинская – Объездная – Базовая – Шевченко – Җәлил – Гафиатуллин урамнары –Зарипов проспекты – Шевченко – Әминов – Гафиатуллин урамнары һәм аннары маршрут буенча.

Белешмәләр өчен 30-09-27 телефоны белән Әлмәт транспорт идарәсенә шалтыратырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International