Татарстанның яшьләр оешмалары ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховка рәхмәт белдерәләр

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
“Коррупциягә юк дип әйтегез!” темасына мәгариф квестын югары дәрәҗәдә оештырган өчен ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховка һәм аның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ф.Ф.Гариповка рәхмәт белдерделәр.

“Татарстан Республикасының иҗади яшьләре академиясе” һәм “Татарстан Республикасы яшьләре берлеге” яшьләр җәмәгать оешмалары тарафыннан ТР президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсе булышлыгы белән республика сәламәтлек саклау лагерьларында ял итүче балалар өчен җәйге чорда “Коррупциягә юк дип әйтегез!” темасына мәгариф квестлары үткәрелә.

30 июльдә чара Әлмәт районындагы “Дуслык” һәм “Кояшлы” лагерьларында оештырылды, анда 460 тан артык бала катнашты. Әлмәт районы хакимияте аны оештыру һәм үткәрүдә һәр яклап булышлык итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International