Әлмәт врачлары Ерак Ивановка авылында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерделәр

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Әлмәт һәм Кузайкино врачлары бригадалары Ерак Ивановка авылына барып, анда яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерделәр. 15 августта үткән бу медосмотр ӘМР советы депутатлары инициативасы белән оештырылды.

Авыл кешеләе өчен медосмотр бүләк булды, чөнки бу - райондагы иң ерак авыл, аннан Әлмәткә килү үзе бер проблема. Авыл кешеләрен терапевт, УЗИ врачы, гинеколог, кардиолог, шулай ук Медицина профилактикасы үзәге белгече карады. Врачлар үзләре белән тиешле җиһазлар да алып килгәннәр иде, теләгән һәр кеше анализ бирә, ЕКГ һәм УЗИ үтә алды. Барлыгы 40тан артык кеше тикшерелде.

- Без медосмотр үткәрүдә булышуын үтенеп район советы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәровага мөрәҗәгать иткән идек, - ди авыл башлыгы Александр Исаев. – Ул – безнең авыл җирлегеннән Әлмәт советында депутат. Мәсьәлә уңай хәл ителде: кичә врачлар Багряж-Никольскийда булганнар иде, бүген менә монда халыкны кабул итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International