Әлмәт көрәшчеләре билбау белән көрәшү буенча Татарстан беренчелегендә җиңүчеләр булды

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
14-16 августта Теләче районы үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте. Ярышларда 195 кеше катнашты. Әлмәт көрәшчеләре янә иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Шәхси исәптә Әлмәт спортчылары Рамил Синякаев һәм Ирек Шәяхмәтов җиңүчеләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International