Экономиканың реаль секторы өчен хезмәткә минималь түләүнең яңа күләме билгеләнде

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе РТ профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР хөкүмәте арасында экономиканың реаль секторы өчен хезмәткә минималь түләүнең яңа күләме турында килешү әзерләгән иде, 13 августта шуны имзалау булды.

Бу Килешү республика экономикасының бюджеттан тыш секторы өчен хезмәткә минималь түләүне айга кимендә 6420 сум итеп билгели. Ул хезмәткә яраклы халыкның быел 1нче кварталдагы минималь яшәү минимумуна (7060 сум) мөмкин кадәр (91%) якынайтылды. Дәүләти һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакы федераль закон нигезендә 5554 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International