Туристлык хезмәте күрсәткәндә кулланучы хокукларын яклау

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Туристларның хокукларын бозу туристлык компанияләре эшендә нормага әверелде. Әмма, суд статистикасыннан күренгәнчә, зыян күргән туристлар арасында үзләренең канәгатьсезлеген хокукый ысул белән чагылдыручылар бик аз. Гәрчә “Кулланучы хокукларын яклау турында” һәм “Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлегенең нигезләре турында” РФ законнары туристларның хокукларын суд тәртибендә нәтиҗәле якларга мөмкинлек бирә.

Кулланучы хокуклары бозылган очракларда консультация алу һәм беренче хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнар Госалкогольинспекциянең Әлмәттәге территориаль органы белгечләренә түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итә алалар: 423450, Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 26 . тел.: (8553) 22-21-33. e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International