“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 августы, якшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, сезгә Урсалы микрорайонының Заречная урамы (36нчы йорттан 50нче йортка кадәр) кешеләре исеменнән мөрәҗәгать итәбез. Юлны төзәтү уңаеннан без сезгә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән идек инде. Без асфальт срамыйбыз, таш җәйгән булса да ярап торыр иде, чөнки урамыбыз байтак еллар ремонт күрмәгән. Чокыр да чакыр, пычрак, яңгырдан соң җәяү дә үтмәле түгел. Безнең урамның икенче башына, 36нчы йортка кадәр, ике ел инде таш җәяләр. 2014 елга билгеләнгән лимит кысаларында Урсалыда Заречная һәм Наилә Закирова урамнарында ремонт планлаштырылган дип язган идегез бит, нишләп соң һаман да ремонт юк?

Җавап: Урсалы микрорайонының Заречная урамында (34нче йорттан 46нчы йортка кадәр) юл түшәмәсен ремонтлау юл эшләре планына кертелгән, ул быелгы юл төзү сезоны тәмамланганчы эшләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International