Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Байлар Сабасында үтте

2014 елның 17 августы, якшәмбе
Байлар Сабасында ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы башланды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Пленар утырыш алдыннан, ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында төбәкнең берничә объектын күздән кичерде.

Мәгариф учакларын йөреп чыгу К. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатына барудан башланды. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Татарстандагы кадет белемен бирү турында сөйләде, аерым алганда, хәзерге вакытта 1 кадет корпусы, 11 кадет мәктәп-интернаты һәм 3 кадет мәктәбе гамәлдә булуы, аларда 3930 кадет белем алуы турында хәбәр итте. Саба районында мәгариф системасы турында, үз чиратында, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сөйләде.

Шуны билгеләп узарга кирәк, Икшермә урта гомуми белем бирү мәктәбе 2013 нче елның 1 сентябренннән кадет мәктәп-интернаты итепе үзгәртелә. Мәктәптә 6 спорт секциясе гамәлдә, авиамодельләштерү буенча техник иҗат түгәрәге эшли. Кунаклар кадетлар техник иҗат, робототехника, тир, автокласс һәм башкалар белән шөгыльләнә торган классларга керде. Сүз уңаеннан, өлкән сыйныф укучылары биредә тракторчы-машнистлыкка һәм “С” һәм “В” категорияләре буенча йөртүче булуга укытылалар.
Аннан соң Премьер-министр һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы “Саба” мәктәп технопаркы” яшьләр-белем бирү индустриаль ел әйләнә эшләүче лагерь һәм Саба спорт-мәдәни үзәгендә оештырылган “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр” күргәзмәсе белән танышты.

Алга таба рәсми затлар сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта булды. Ул Байлар Сабасында узган елның июлендә, республикада сәләтле балалар өчен интернат тибындагы гомуми белем бирү учреждениеләре челтәрен төзү концепциясен гамәлгә ашыру максатларында булдырылган.

Пленар утырышта төп доклад белән ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук 2030 елга кадәр ТР мәгариф системасы үсеше стратегияләре, ТРда мәгариф системасы үсешенең киләчәк моделен гамәлгә ашыру шартларында педагогик кадрлар әзерләү кебек һ.б. темаларга чыгышлар тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International