Илнең иң көчле “радиоаучылары” радиопеленгация спорты буенча сезонның төп стартын ачтылар

2014 елның 16 августы, шимбә
6-11 августта Ленинград өлкәсендәге урманнарда “классика” номинациясендә радиопеленгация спорты буенча Россия чемпионатының финалы үтте. Анда Краснодар, Ставрополь, Башкортстан, Самара, Татарстан һәм башка төбәкләрдән 120 радиоаучы катнашты. Безнең республикадан бу юлы да ӘМР башкарма комитетының балалар һәм яшьләр идарәсе хезмәткәре тренер-педагог Нәҗип Мохитов һәм аның шәкерте, атказанган спорт мастеры Роман Губарев барды.

Яшереп куелган радиотапшыргычлырны классик стиль белән эзләү буенча 10 километрлы дистанциядә Нәҗип Мохитов 56 минутлы нәтиҗә белән җиңүче булды. 10 метрлы радиодиапазонда, Санкт-Петербург вәкиле Богдан Родионовтан гына калышып, Роман Губарев 2нче урын алды.
Ә бу сезонның төп бәйгесе дөнья чемпионаты булачак, ул сентябрь аенда Казахстан башкаласы Астанада үтә.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International