Әлмәттә капремонт финиш сызыгына җитте

2014 елның 16 августы, шимбә
Күп квартирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча быелгы план төгәлләнеп килә. 35 йорт яңа тормыш башлады дияргә була. Бу максатларга төрле чыганаклардан 267 миллион сум акча бирелде.

Иң элек Чернышевский урамындагы 6нчы күп катлы йортта ремонт төгәлләнде. Аның түбәсе алыштырылды, стеналары җылытылды, электр үткәргечләр яңартылды, яңа тәрәзәләр куелды. Ремонт эшләрен башкарган “Альянс Строй” оешмасы үз эшләренә 5 еллык гарантия бирә. Бу йортта ремонт 10 780 мең сумга төште.

Ремонт төгәлләнү хөрмәтенә кичә бу йортта ишек алды бәйрәме булды, анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков катнашты. Ул йорттә яшәүчеләрне ремонтның төгәлләнүе белән тәбрик итте, подряд оешмасы җитәкчеләренә, иң яхшы төзүчеләргә, йорт өлкәненә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International