Кәләй станциясендә концерт

2014 елның 16 августы, шимбә
Республикада Мәдәният елы кысаларында күп төрле чаралар үткәрелә. Лениногорск һәм Әлмәт районнары үзешчәннәре көче белән оештырылган чираттагы концерт 15 августта Кәләй станциясендә булды.

Чарада Әлмәт районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Татнефть” ААҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хәмәдьяров һәм башка почетлы кунаклар катнашты. Наҗия Хәйдәрова авыл кешеләрен сәламләде, мондый очрашуларның районда инде традициягә керүен әйтте.

Рифдар Хәмәдьяров Кәләйдә яшәүчеләрне “Татнефть”нең генераль директоры Наил Маганов исеменнән тәбрикләде, районда һәм шәһәрдә барган төзекләндерү эшләрендә “Татнефть” җәмгыятенең зур ролен күрсәтеп, компания гамәлгә ашыра торган социаль-экономик программалар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International