Шигърият бәйрәме

2014 елның 16 августы, шимбә
2014 ел Мәдәният елы, ә безнең шәһәр нефтьчеләр башкаласы гына түгел, мөһим мәдәният үзәге дә. Татарстан Язучылар берлегенең Казаннан читтәге ике бүлегенең берсе дә Әлмәттә.

15 августта С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә шигырь бәйрәме булды: безгә кунакка Волгоградтан шагыйрә Ольга Полторецкая килгән иде. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук якташ язучыларыбыз Минзифа Әхмәтшина, Әсгат Сәлахов, Мәүлет Борһанов бар иде.

Ольга борисовна Чистайда туган, аның татар мәдәниятенә мәхәббәте шуннан килә. Яшь чагыннан ук ул Шекспир иҗаты белән мавыккан, 1958 елда үзе дә шигырьләр иҗат итә башлаган.

Шагыйрьләр ике сәгать дәвамында шигырьләрен укыдылар, хәтта татарча җырлар да башкардылар. Волгогоград кунагы үзенең китаплары белән таныштырды.
Аның иҗаты белән кызыксынучылар шагыйрәнең иҗаты белән “Неизвестный гений” сайтында таныша алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International