Гәзит юбилееннан – компания юбилеена

2014 елның 16 августы, шимбә
Әлмәттә чыга торган күп санлы басмалар арасында “Навигатор ТМС групп” дигән гәзит тә бар. Исеменнән күренгәнчә, аны “ТМС групп” ҖЧҖ идарәче компаниясе чыгара.

Шушы көннәрдә әлеге басманың беренче саны дөнья күрүгә 5 ел тула. Шул истәлекле датага туры китереп, компаниядә пресс-тур оештырдылар. Җыелган каләм, эфир осталары арасында үзәк матбугаттан, республика гәзитләреннән дә, җирле матбугаттан, “Татнефть” системасындагы корпоратив гәзитләрдән дә вәкилләр бар иде.

Очпашуның төп өлеше Лениногорск шәһәрендә, “ТМС групп” составына керүче “ТМС-Буровой Сервис” җәмгыятендә булды. Шул предприятиенең башкаручы директоры Руслан Кәримов каләм әһелләренә цехлар буйлап үзе экскурсия оештырды, соңгы елларда хезмәтне оештыруда булган тирән үзгәрешләр турында сөйләде. Әле быел гына өр-яңа цех – сиртмәле станоклар ясау һәм ремонтлау буенча сервис үзәге төзегәннәр икән, якын арада сафка басачак бу цехтан ай саен 60 сиртмәле станок чыгып торачак.

Составына 7 ҖЧҖ – идарә ителүче компанияләр кергән “ТМС групп” элек “Татнефть” компаниясенең бөтен механика хезмәтен берләштерә, анда эшләүчеләрнең саны да 5 меңгә якынлашып бара. Идарәче компаниянең директоры Ренат Нугайбеков үзенең озакка сузылмаган матбугат конференциясендә бүгенге эшләре турында күп нәрсә сөйләргә өлгерде, журналистларны кызыксындырган күп сорауларга җавап бирде.

Карабашта журналистларга тагын бер цехны – насос штангаларын ремонтлау буенча сервис үзәген күрсәттеләр. Ул “ТМС-групп”ның башка бүлекчәсе - «НКТ-Сервис» җәмгыятенә карый.

“Навигатор ТМС групп” гәзитенең ярымтүгәрәк датасын билгеләп үтү күңелле табын белән бергә барды. Бу гәзит эшендә шунысы игътибарга лаек, баш редактор материаллар туплауда идарә ителүче оешмалардагы корпоратив журналистларга таяна. Беренче баш редактор Ильяс Бәдретдинов та (ул хәзер “ТМС групп”ның имидж һәм коммуникацияләрне үстерү бүлеге башлыгы), аны алыштырган Гөлназ Яминова да аларның хезмәтен югары бәялиләр.

Киләсе елга “ТМС групп” компаниясенең оешуына 10 ел тула. Матбугат десантында катнашучы журналистлар шул уңайдан буласы кабат очрашуга дакилергә әзер торуларын белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International