Кичүчатта татар мәдәнияте балалар яшьләр фестивале булды

2014 елның 15 августы, җомга
14 августта Кичүчат авылында талантлы балалар һәм яшьләрнең Р.Фәхреддин исемендәге I республика фестивале булды.

Фестивальне аның төп кунагы, “Сәләт” проектының җитәкчесе ТР Фәннәр академиясе академигы Җәүдәт Сөләйманов ачты.

Фестивальдә катнашырга ТР муниципаль учреждениеләреннән, “Сәләт” лагереның профильле сменаларыннан делегацияләр, иҗат коллективлары чакырылган иде. Әлмәт районыннан 1нче гимназия, 1нче урта мәктәп, Кичүчат һәм Мәмәт мәктәпләреннән тупланган 20 кешелек төркем катнаша. Бер атна дәвамында фестиваль кысаларында төрле чаралар оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International