Татар теле һәм әдәбияте укытучыларының VI бөтенроссия съезды

2014 елның 15 августы, җомга
11-12 августта татар теле һәм әдәбияте укытучыларының, укыту татар телендә барган мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең VI бөтенроссия съезды булды.

Пленар утырышта Россия Федерациясенең 45 төбәгеннән 550 кеше катнашты. Делегатлар 2 көн дәвамында мәгариф оешмаларында булдылар, татар теле һәм әдәбиятен укытуга инновацион караш мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыклары эшендә катнаштылар, шулай ук РФ субъектларында татар телендә укытулы һәм татар телен өйрәнүле мәктәпләрне үстерү пробемалары турында фикер алыштылар. Татарстан делегациясе составында ӘМР мәгариф идарәсе белгечләре һәм шәһәр, район мәктәпләреннән укытучылар бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International